Чернобыльнең аяныч вакыйгасы

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Припять шәһәре янында урнашкан Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогы реакторы җимерелә. Ул шартлаткыч характерда була, реактор тулысынча сафтан чыга, ә әйләнә-тирә мохиткә бик күп радиоактив матдәләр тарала. Авария атом энергетикасы тарихында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр саны , икътисади яктан  да иң күп зыян салучы буларак бәяләнә . Авария  1986 елның 26 апрелендә була. Бу фаҗига уңаеннан, бүген Баландыш төп мәктәбендә 5-9 сыйныфларда «Хәтер дәресләре», «Чернобыль дәресләре», «Дөньяны тетрәндергән егерме секунд», «Чернобыль фаҗигасе» темаларына сыйныф сәгатьләре үтте. Дәресләрдә төрле презентацияләр һәм видеороликлар кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International