Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә апрель өмәләре дәвам итә. Бу атнада 6-11 сыйныф укучылары авыл уртасындагы яу кырында башларын салган авылдашлар өчен куелган обелиск территориясен чистарттылар. Балалар кипкән үлән, корган ботакларны җыеп алдылар. Әлеге чарада мәктәп укучылары даими катнаша. Ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә мондый өмәләрнең әһәмияте чиксез.