Чернобыль фаҗигасенә 36 ел

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 26 апрелендә  Чернобыль АЭСында булган коточкыч авариягә 36 ел.

   Шул уңайдан буген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 6 сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Г.Ә. Батырлык дәресе үткәрде. Чарада ул Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен торгызуда катнашкан тормыш иптәше Галимҗанов Миңсүәрнең нинди эш башкарганнары турында истәлекләре белән уртаклашты, гаилә альбомыннан фотографияләр, Миңсүәр Әбелгаз улының дәүләт бүләкләре, Чернобыль АЭСындагы катасторофаны бетерүдә катнашучыларның Хәтер китабын    күрсәтте. Тема укучыларда зур кызыксыну уятты.

Мондый чаралар укучыларда бурыч, намус, батырлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International