Г.Тукай китаплары буйлап сәяхәт

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Г.Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның  буыннан буынга күчкән иҗади мирасы балаларда туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияли, тир түгелгән хезмәтне, сабырлыкны бәяләргә өйрәтә.  Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала тирә – юньне танып белергә өйрәнә. Иң мөһиме, аның әсәрләре аша балалар татар халкының традицияләрен өйрәнәләр.  Г.Тукай әсәрләре балаларның характерында   хезмәт сөючәнлек, намуслылык, көчлелек, горурлык, җаваплылык кебек кыйммәтле сыйфатларны  формалаштыруда ярдәм итә, белем алуга кызыксынуларын  арттыра, өлкәннәргә хөрмәтле, киң күңелле һәм ярдәмчел булырга өйрәтә.   25 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Г.Тукай әсәрләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International