"Билгесез солдат" һәйкәле территориясендә өмә - "Тарихи хәтеребезне саклыйк".

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

22 апрель көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары белән берлектә, Халыкара Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан, "Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне" акциясенә кушылдылар. Бу акция кысаларында катнашучылар "Билгесез солдат" һәйкәле территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр, Балалар узган елгы яфраклардан һәйкәл территориясен чистарттылар, иске ботакларны җыештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International