22нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар беренче тапкыр рус телендә “Заюшкина избушка” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Әкиятне сәхнәгә куйганчы балалар тәрбияче апалары Зиннәтова И.Н. һәи Ярмиева З.М. белән берлектә зур әзерлек эше алып бардылар: сүзләрне яттан өйрәндәләр, һәрбер герой турында сөйләшеп рольләргә кереп уйнап карадылар, әкият өчен костюмнар сайладылар, декорацияләр эшләделәр.
Балалар әкиятне бик матур сәхнәләштерделәр!Афәрин, балалар!
Әти-әниләргә дә балаларына үз рольләрен өйрәнергә булышканнары өчен зур рәхмәт.