Бөек Ватан сугышы - рус халкы өлешенә төшкән авыр сынау. Аның авырлыклары һәм кан коюы кешеләр аңында зур эз калдырган.Сугыш миллионлаган гомерләрне өзде, миллионлаган талантларны һәлак итте, миллионлаган кеше язмышларын җимерде. Сугыш ...Беркемне дә аямаган сугыш... Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырындагы батырлыкка тиң. 20 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарының өйләрендә очраштылар. Бу очрашу “Исәннәрнең кадерен бел” дип исемләнде. Безнең апалар үзләренең башыннан үткәннәрне сөйләделәр. Алар атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмалауларын, бәләкәй арбага үзләре җигелеп симәнә ташуларын, билдән кар ерып урман кисүләрен сөйләделәр. Безнең аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк!