22 апрель - Бөтендөнья Җир көне буларак билгеләп үтелә.

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бу көн  - планетабызның барлык халкына табигатькә сакчыл карарга кирәклеге турында искәртү. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә укучыларның экологик белемнәрен тулыландыру, табигатькә мәһәббәт тәрбияләү уңаеннан "Җиребез - туган өебез" дип исемләнгән экология сәгате үткәрелде. “Безнең йорт – Җир планетасы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәдә галактик далалар буйлап сәяхәт кылырга, җиребезне әйләнә-тирәдәге планеталар белән танышырга, табигать тормышыннан гаҗәеп фактлар белән танышырга мөмкин булган китаплар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International