Яхшылык дәресе

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Язгы игелек атнасы – ул безнең илдә ел саен үткәрелә торган акция үткәрелә. Бу көннәрдә барлык учреждениеләр һәм оешмалар төрле чаралар оештыралар.                    

 Язгы игелек атнасы кысаларында  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Хөсәенова Л.З. волонтерлар белән берлектә «Игелек дәресе» үткәрде. Дәреснең максаты: укучыларда кешеләргә карата хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү, яхшы гамәлләр кылырга омтылу, яхшы хисләр уяту. Волонтерлар балаларга игелек - ул кешенең кешеләргә бәхет бирергә омтылышы икәнен аңлаттылар. Безнең көннәрдә дөньялар бик тыныч түгел. Шуңа күрә күпме тынычлык сөюче халыкка качак булырга туры килә. Алар үз илләреннән качарга мәҗбүр, аларга безнең ярдәм кирәк. Бүген бәла бу кешеләргә кагылса, иртәгә безгә кагылырга мөмкин. Шуңа күрә без миһербанлылык һәм шәфкатьлелек күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International