Бөек Тукаебыз тууына да 136 ел вакыт узган.

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Шушы уңайдан Максабаш башлангыч мәктәбендә 25 енче апрель көнне “Тукай әкиятләренә сәяхәт” исемле Габдулла Тукайны искә алу бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында укучылар шагырьнең шигырьләрен сөйләделәр.Укучылар һәм укытучылар “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм ахырыда Тукаебызның “Туган тел” җырын бергәләп башкарып киттеләр. Алга таба да мондый шәхесләребез онытылмасын, балаларыбыз алар белән таныш булып, горурланып үссеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International