Безнең балалар бакчасында бүген «Экологлар көне»дигән чара узды. Чара барышында балаларга тәрбиячеләр әйләнә-тирә табигать турында сөйләделәр, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге белән таныштырдылар, табигатьнең кабатланмаслыгын, бөеклеген, көчен һәм матурлыгын күрсәттеләр.
Соңыннан балалар нәни эколятлар гимнын башкардылар һәм яшь табигатьне саклаучылар антын өйрәнделәр.Чара ахырында балаларга хайваннар,үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшереүе бүлегенең Теләче районы буенча район башлыгы Гаязов Эмил Әнвәр улы “Нәни эколог” исемен раслаучы документ тапшырды.