21 апрель – Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне.

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын искә алып “Ислам дине – яшәү үрнәге” дип аталган әдәби чәйханәгә, үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче җирле үзидарә хезмәткәрләрен чакырып бәйрәм белән котлады.

  Борынгы бабаларыбызның ислам динен дәүләт дине сыйфатында кабул итүе татар халкы тарихында дәверләрне иңләгән вакыйга була. Әлеге вакыйга хәлиткеч әһәмияткә ия. Ислам динен кабул итү нәтиҗәсендә кешеләрнең әйләнә-тирә җиһанга, халык һәм хакимият арасында үзара мөнәсәбәтләргә карата күп кенә мәсьәләләрдә карашлары үзгәрә. Глобаль нисбәттә ислам динен кабул итү Идел буе Болгар дәүләтенең мөселман казанышларына гына түгел, бәлки антик цивилизациягә кушылуын да билгели. Болгар бөтендөнья мөселман өммәтенең төньяк чигенә әверелә. Бүгенге болгавыр заманда җәмгыятьне әдәпле, әхлаклы, белемле итеп тәрбияләүнең иң отышлы юлы – ул дини тәрбиягә нигезләнгән ислам әхлагы. Китапханәдә оештырылган күргәзмә һәм укылган вәгазьләр шул хакта сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International