26 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.
Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар. Әкият геройлары - Су анасы, Шүрәленең дә бәйрәмгә килүләре чарага ямь өстәде. Габдулла Тукай иҗаты белән балаларның телләре ачыла дисәк тә ялгыш булмастыр. Икенче кечкенләр төркеме балалары Шәмәрдәнов Б., Ахметгаязова Р.,уртанчы төркем балалары Рафикова С.,Шарафиева К., Шаронова С., мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары Баев И.,Сабирова А., Шәмәрдәнов С., матур итеп саф татарча Г.Тукайның шигырләрен яттан сөйләделәр. Чарада тәрбиячеләр уеннар да уйнаттылар, балаларга табышмаклар да әйттеләр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык кичерешләр калдырды.