26 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Чернобыль авариясенә багышланган дәрес үткәрелде. Аның максаты - экологик катастрофаның кешеклек дөньясына никадәр куркыныч тудырганын аңлату, укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү, ликвидаторларның батырлыгын мәңгеләштерү. Балалар әлеге катастрофаның масштабларын күз алдына китерделәр, башка андый хаталарны ясамаска кирәклеген аңладылар.