26 нчы апрель көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Тукай яши безнең күңелләрдә” дип аталган кичә үткәрелде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында мәгълүмат алдылар,әсәрләрен яттан сөйләделәр, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык”,”Пар ат” әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр . Китап күргәзмәсе ярдәмендә Тукай иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Чарада барлык укучылар да актив катнашты.Чара ахырында балалар «Туган тел» җырын башкардылар.