26 апрель көнне Шәдке балалар бакчасында методик көн булып узды. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзрелекләре буенча мониторинг уздырдылар. Комиссия составында педагог-психолог Фатыхова Л.М., педагог-психолог Зиннатова Г.Р., педагог-психолог Баева А.Г., логопед Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. һәм татар теле белгече Сабирзянова Л.М. бар иде. Алар балалар белән аралашып, аларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр, рус теле шөгыле карап, анализ ясадылар, диагностика уздырдылар. Үзләренең файдалы киңәшләре белән ярдәм күрсәттеләр, алга таба тәрбия һәм белем бирүдә кулланырга методик киңәшләр бирделәр.