24 май көнне Филармония концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның Мастер-классы узды. Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле тамашачыларга эшне оештыру, чыгышларга әзерлек серләрен ачты, коллективның эшләү принципларын күрсәтте, соңыннан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов залдан бирелгән барлык сорауларга да җавап бирде. Мастер-класста Теләче районы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты