Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. 27 май көнне Караширмә авылы клубы берләшмәгә йөрүче балалар белән китапханәләр көне уңаеннан Теләченең үзәк китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапларның күп булуы аларда кызыксыну уятты. Китапларның бер серле дөнья икәненә төшенделәр