Районда терлек азыгын әзерләү техникасын эшкә әзерлеген тикшерү - дәүләт тех-ник карау белән берлектә башланып китте.

2022 елның 27 мае, җомга

24 май көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

          Әзерлекне тикшерүдә, Үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү  идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

          Үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

          Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук, аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

Үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарын техник карауга яхшы итеп әзерләгән: К-Г-6 «Полесье» комбайны - комбайнеры Сибгатуллин Марат (ярдәмчесе – Замалеев Радик), Мак Дон комбайны - комбайнеры Сабиров Айрат (ярдәмчесе – Салимзянов Фаниль).    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International