Сабантуйга бүләк җыю - татар халкының иң матур гореф-гадәтләреннән берсе. 26 май көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары Полевая, Дальняя, Овражная урамнарына бүләк җыярга чыктылар. Халык аларны бик җылы каршы алган. Бүләкләрнең дә яхшыларын биргәннәр.