Халыкара балаларны яклау көне

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да!. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр.  Бу  көнне  Олы Мәтәскә  авылы мәдәният хезмәткәрләре дә лагерьда йөрүче укучылар белән бәйрәм иттеләр. Төрле уеннар уйнатылды, табышмаклар, мәкальләр  әйтеш оештырылды,  балачак турында шигырьләр сөйләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International