31 майда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда булдырылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен Тәмәке тартудан дөньяда 5 миллионнан артык кеше үлә.

29 май көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә“Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян салу” дип исемләнгән кисәтү сәгате үткәрелде.  Аның барышында китапханәче электрон презентация һәм мәгълүмати материаллар ярдәмендә яшьләрне тәмәке тарихы, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китеруе белән таныштырды. Мәдәният йорты директоры, тарихи белешмәләр китереп, дөнья буенча тәмәке тарату юллары, бу начар гадәттән күпме кешенең җәфа чигүе, һәлак булуы турында мәгълүмат җиткерде. Яшьләргә тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында кабат искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International