«Библиотөн 2022» Бөтенроссия акциясе кысаларында Олы Кибәхуҗа авылы китап бирү пунктында «татар фольклоры битләре буйлап» дип исемләнгән танып-белү фольклор сәгате үткәрелде. "Библиотөн - 2022" чарасы барышында акциядә катнашучылар "фольклор" төшенчәсе һәм аның жанрлары белән таныштылар. Акция кысаларында төрле кызыклы әдәби конкурслар, уенннар үткәрелде. Яшьләр табышмаклар чишүдә актив катнаштылар, тиз әйткечләр әйтештеләр. Халык гореф-гадәтләренә, мәдәният чыганакларына якынаю -бөтен буыннарның тарихи хәтерен саклау, заманнарның өзелмәс бәйләнешләре, һәр кешедә үз-үзеңне хөрмәт итү һәм абруй тәрбияләү өчен мөһим.