1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне-бәхетле балачак бәйрәме. Балалар түземсезлек белән җәй башын көтә. Бу бит җылылык килү генә түгел, яхшы ял итү мөмкинлеге дә.
Бу көнне безнең балалар бакчасында "Җәйгә кунакка" дигән күңелле һәм матур чара узды. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, күңелле зарядкада катнаштылар, асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясадылар. Җәй әле башланды гына һәм алда балаларны тагын бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә.