Ачы авыл китапханәсендә Россия тарихы белән кызыксынучы китап укучылар өчен "Петр Бөек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Бөек Петр шәхесе, аның гамәлләре, талантлары, шул чор вакыйгалары фонында уңышлары һәм уңышсызлыклары турында китаплар, шулай ук Петр беренчегә багышланган әдәбият тәкъдим ителә. Күргәзмә буенча китапларга күзәтү үткәрелде.