Казаклар авыл китапханәсендә «У войны не женское лицо» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Әлеге чараның максаты - буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклап калу һәм балаларда илебез традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Очрашуга чакырылган тыл ветераннары балаларга сугыш елларының авырлыклары, сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышы турында сөйләделәр.  Шулай ук чара барышында тыл һәм сугыш ветераннарына багышланган “Сугыш кайтавазы җаннарда” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар.

Чара барышында балалар куркыныч сугыш елларының авырлыгы белән таныштылар. Алар тынычлыкта һәм татулыкта яшәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын, сугыш һәм аның нәтиҗәләре ничек куркыныч булуын аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International