"Мин сәламәтлек яклы"

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

 «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында, Халыкара наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, Казаклар авыл китапханәсе «Хыялый балачак» берләшмәсе белән берлектә "Мин сәламәтлек яклы" дип исемләнгән ачык әңгәмә үткәрде. Чара барышында наркотикларның зыяны турында презентация күрсәтелде. Шулай ук китапханәдә "Язган гомер – булмасын күмер" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International