«Наркотикларсыз киләчәк»

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Теләче Үзәк мәдәният һәм ял паркында урта яшьтәге мәктәп балалары белән, Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан «Наркотикларсыз киләчәк» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Әлеге чараның максаты – балаларга наркотик һәм психотроп матдәләр куллануның тискәре йогынтысы, аның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында мәгълүмат бирү, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашырга өйрәтү иде.

Әңгәмәдә катнашучыларның барысына да наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International