Яңа уеннар һәм күңел ачулар юллар белән дә бәйле.Шуңа күрә дә балаларның сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү-өлкәннәрнең төп бурычы. Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – ул тормыш өчен кирәк, шуңа күрә Теләченең 1нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле чаралар уздыру һәрвакыт актуаль. Менә бүген дә ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән урамнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бардылар, төрле категориядәге юл хәрәкәтендәге катанашучылар белән кагыйдәләрне кабатладылар, юлда, җәяүлеләр һәм велосипедчылар сыйфатында хәрәкәт иткәндә барлыкка килергә мөмкин булган потенциаль-куркыныч ситуацияләрне чиштеләр.