Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү бурычы зур әһәмияткә ия. Мәдәният учреждениеләре дә бу эшкә үз өлешләрен кертә. 25 июнь көнне Айдар авылы мәчетендә Россия халыклары мәдәни мирасы елы һәм Идел буе ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Әбием догалары” дип исемләнгән дога уку буенча бәйге узды. Ул балалар арасында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, догалар өйрәнү, укуны популярлаштыруга һәм аларның белемнәрне камилләштерүгә юнәлдерелде. Конкурс төрле яшь категорияләре буенча үтте. Китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Ислам дине, тынычлык һәм игелек дине турында сөйләделәр, мәчет тарихы, михраб, мөнбәр төшенчәләре белән таныштырдылар. Балалар әлеге чарадан бик канәгать калдылар.