Россия истәлекле көннәр календаренда 29 июнь Партизаннар һәм яшерен оешмаларда катнашучылар көне буларак билгеләнгән. Әлеге мөһим истәлекле көн уңаеннан Шармыш авылы китапханәчесе укучыларны «Дорогами партизанской славы» дип исемләнгән тарихи экскурсиягә җыйды. Китапханәче бу мөһим датаның тарихын сөйләп үтте, партизаннарның батырлыгыннан ачык мисаллар китерде. «На пути к Победе» китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Адамович А.М. китабына аеруча игътибар бирелде. «Хатынская повесть» әсәрендә партизан сугыш вакыйгаларын, җәзалаучыларның, аның бөтен гаиләсен ничек үтерүен һәм немец солдатларының күрше авылда яшәүчеләрне тере яндыруларын искә төшерә. Чарада катнашучылар партизаннар һәм яшерен оешмаларда катнашучылар хөрмәтенә булган җырлар һәм шигырьләр тыңладылар.