Мәкальләр һәм әйтемнәр һәр кешегә балачактан таныш.

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Алар борынгы заманнарда, Рәсәйдә укый-яза белү барлыкка килгәнче үк килеп чыккан. Борынгы мәкальләр бүген дә – сөйләмдә дә, китапта да яши. Алар төрле хисләрне чагылдыралар, төрле кешеләрне тасвирлыйлар, мактыйлар һәм шелтәлиләр, ә иң мөһиме – өйрәтәләр. Шәтке авыл китапханәсендә 28 июнь көнне «Татар һәм рус халкының мәкальләре һәм әйтемнәре»д игән темага Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында балалар өчен мәгълүмати дәрес үткәрелде. Балалар табышмаклар чиштеләр,  мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International