“Чишмәләрнең кадрен белегез”.

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

 Казаклар авылы китапханәчесе клуб белән берлектә “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында “Чишмәләрнең кадрен белегез” исеме астында экскурсия оештырды. Экскурсия вакытында балалар “Әҗәкә" чишмәсенең тарихы белән таныштылар.

 Балалар төрле күңелле уеннар уйнадылар, китаплар укыдылар, табышмаклар чиштеләр, ял иттеләр. Бу экскурсия ярдәмендә балалар чишмәләрне саклау мөһимлеге турында тагын бер кат уйландылар. Мондый экскурсияләр оештыру туган як табигатенә һәм су чыганакларына сак караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген күзәтү балаларда сорашырга, фикер алышырга, сөйләргә теләк тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International