Хәзерге тормыш ритмында без тормышның чын кыйммәтләрен онытып барабыз шикелле. Ә бит үз тарихыбызны белеп, аны киләсе буыннарга тапшырып калу – безнең бурыч. 10 июль көнне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Теләче районына эш сәфәре белән килде. Аның катнашында район үзәгендә урнашкан чиркәүдә изгеләндерү йоласы башкарылды, гыйбадәт кылынды. Аннары кунаклар Шармыш авылына юл тотты. Аларны «Берёзка» ансамбле ипи-тоз белән җырлап каршы алды. Митрополит Кирилл авыл халкы белән сөйләште, Изге Богородица чиркәве, соңыннан Введенская чиркәве һәм архитектор Петр Георгиевич Пятницкий каберлеге янында булды. Китапханәче Терентьева Ирина Владимировна килгән кунакларга «Не властны над памятью годы» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Ахырда кунаклар авыл клубы һәм китапханә белән дә танышты.