Безнең тирәбездә үсә торган үсемлекләр кыйммәтле үзлекләргә ия. Янда үскән гади генә үләннәрнең файдалы үзенчәлекләре турында күп вакыт безнең уйлап караганыбыз да юк. Ә алар бик күп... Берсеннән салатлар пешерергә була, икенчеләреннән буяулар ясыйлар, өченчеләр һава торышын фаразлыйлар һәм вакытны күрсәтәләр, дүртенчесе безне төрле авырулардан дәвалый. Шул уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре китап укучылар белән «Туган як үсемлекләре» дип исемләнгән күргәзмә ясап, әңгәмә корды. Катнашучылар шифалы үзлекләргә ия булган үсемлекләр белән танышты; җыю һәм саклау кагыйдәләрен белде, үсемлекләрне куллану буенча кайбер медицина белешмәләре белән танышты.