Ышаныч телефоны-бергәышанабыз!

2022 елның 24 июле, якшәмбе

Һәр кешенең, өлкән кешенең яки баланың тормышта проблемалары булырга мөмкин. Мондый хәлдә һәрберебезгә ярдәм кирәк. Һәркем үзе белән бәла булса, ул һәрвакыт ярдәм сорап «Ышаныч телефоны» хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Кашапова Адилә ата-аналар һәм балалар белән "Ышаныч телефоны – авыр хәлдә ярдәм» дигән темага дәрес үткәрде. Үткәргән торган дәреснең максаты: ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы һәм дустанә мөнәсәбәтләр формалаштыру; балаларга һәм аларның ата-аналарына ышаныч телефоны эше турында хәбәр итү. Дәрес авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү Фонды тарафыннан эшләнгән реклама-мәгълүмати материаллар кулланып тренинг формасында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International