Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан Әбде авыл китапханәсе балалар мәйданчыгында «За каждую страницу шагну, как за порог» дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрде. Программа «Әкияти карусель» дигән китапларга күзәтүдән, «Энциклопедиядән ничек файдаланырга» дигән библиографик минуттан, "Яраткан китап геройлары янына кунакка" исемле викторинадан торды. Шулай ук балаларга «Хатаны төзәт», «Цитатаны дәвам ит», «әсәрне ата», «бу портрет кем?» кебек биремнәр катнашучыларга дөнья әдәбияты әсәрләрен һәм геройларын искә алырга ярдәм итте. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.