Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Туган як киңлекләре буйлап» дип исемләнгән велосәяхәт үткәрде.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Мондый экологик  сәяхәт балаларны авылыбызның гаҗәеп табигать дөньясы белән таныштыра, туган төбәгебезнең матурлыгын күрергә, тарихын белергә  мөмкинлек бирә. Айдар, Тәмте, Карабаян авыллары буйлап узган маршрутыбыз уңышлы, мавыктыргыч булды. Велоузыш вакытында китапханәче китаплар, журналлар белән таныштырды, табигать кочагында җәй турында китаплар укыдык. Шулай ук, мәдәният хезмәткәрләре экологик яктан чиста, экономияле, сәламәтлек өчен уңайлы һәм файдалы транспорт төре булган велосипедта йөрү, велокультураны үстерү проблемасына да игътибар җәлеп итәргә теләделәр. Матур фотолар, кызыклы китаплар, яңа дуслар һәм мавыгулар, күңелле уеннар — болар барысы да укучылар өчен чын бүләк һәм җәй турында якты хатирәләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International