Теләче җирлекара һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән күңелле чара уздырды.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Теләче җирлекара һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән күңелле чара уздырды. Катнашучылар ромашканың таҗларын өзә-өзә анда язылган  биремнәрне үтәделәр. Гаилә темасын яктырткан вакытлы матбугат белән таныштылар. Ахырда китап кыстыргыч ясау буенча мастер-класс күрсәтелде.

Шулай ук бәйрәм көне уңаеннан китапханәнең уку залында “Гаилә – гомер  бишегем” дип исемләнгән тематик күргәзмә куелды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International