8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне яратканнарына һәм якыннарына ромашкалар бүләк итү кабул ителгән. Бу нәфис чәчәкләр чиста һәм якты хисләр символы.
8 июль көнне Үзәк авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә 50 ел бергә гомер иткән парларны котлады. Әлеге искиткеч чарага "Гаилә - ул бәхет, мәхәббәт һәм уңыш!» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды, анда гаиләдә балаларны тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, йорт хуҗалыгын алып бару серләре ачыла торган китаплар тәкъдим ителде .Чара башында балаларны бәйрәм тарихы, Муромский князьләре Петр һәм Феврония тормыш юлы белән таныштырдылар. Аннары күп еллар мәхәббәт һәм татулыкта яшәүче гаиләләрне котладылар, гаиләнең төп кыйммәтләрен саклап калуларын теләделәр.