Җәйге укулар программасы кысаларында Үзәк авыл китапханәсендә «Менә ул безнең җәй" дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Эшләр төсле карандашлар белән башкарылды. Конкурста балалар җәйге хис-кичерешләре һәм укылган әкиятләрдән алган тәэсирләре белән дә уртаклаштылар. Үз рәсемнәрендә малайлар һәм кызлар кояш, салават күпере, чәчәкләр, күбәләкләр, балалар рәсемнәре ясадылар. Барлык эшләр дә кызыклы булып чыкты: берсе - үзенчәлекле башкару манерасы, икенчесе - гаять сөйкемле детальләр аркасында, өченчеләре уй - фикерләре белән бик отышлы булды. Ә чара ахырында китапханәнең яшь китап укучылары әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.