Патриотизм хисе, ЛДХРда һәм Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча хәрби бурыч башкаручыларга ярдәм итү теләге күп кешеләрне берләштерде. 10 июль көнне, махсус хәрби операциягә багышланган пропаганда акцияләре кысаларында, Айдар авылы китапханәсе “Батырлыклары белән данлы безнең якташлар” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Чара якташларыбыз Олег Анатольевич Кириллов һәм Дмитрий Павлович Дормидонтовка багышланды. Ватан алдында үз бурычларын үтәгән якташларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк!