Теләче урта мәктәбендә “Дуслык” лагере үз эшен дәвам итә.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Теләче урта мәктәбендә “Дуслык” лагере үз эшен дәвам итә. Биредә барлыгы 180 бала сәламәтлекләрен ныгыта. Аларга күңелле ял булдыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. 12 июль көнне лагерь эшчәнлеге белән танышу максатыннан бирегә административ төркем килде. Прокуратура, янгын куркынычсызлыгы, САнПиН, район башкарма комитеты вәкилләреннән торган комиссия барлык норматив документлар, кагыйдәләр үтәлеше белән танышты. Шулай ук туклану мәсьәләсе дә читтә калмады. Көнлек пробалар алу, чисталык шартлары, ризыкларның сыйфаты – барысын да комиссия җентекләп тикшерде. “Балалар иминлеге иң беренче  урында. Без барлык мәктәп яны лагерьларын шулай күз уңында тотабыз. Иң мөһиме барда билгеле бер кагыйдәләр нигезендә эшләнә. Лагерь барлык таләпләргә дә туры килә”  - диде комиссия вәкилләре. Дуслык мәктәп яны лагере 21 июльгә кадәр эшчәнлеген дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International