Бу көннәрдә китапханә яңгыравыклы балалар тавышы белән тулып, ял һәм кызыклы очрашулар уздыру өчен иң популяр урыннарның берсенә әверелә. Китапханә - эссе кояштан яшеренергә, яраткан китап һәм журналларның битләрен ачарга, өстәл уеннар уйнарга, интеллектуаль-күңел ачу программаларында катнашырга мөмкин булган урын. Җәй - балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм гамәлгә ашыру өчен менә дигән чор. Һәм монда китапсыз ничек булсын ди?! Җәйге уку программасын тормышка ашыру кысаларында китапханәләрдә бик күп төрле уен һәм конкурс программалары, китапханә дәресләре һәм саф һавада бәйрәм итүләр уздырыла. Һәр укучыга уздырыла торган чараларда турыдан-туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә торган актив формалар аеруча популяр. Җәй - мавыктыргыч походлар вакыты да ул.
Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә «Кызыклы китаплар укыйбыз һәм табигатьне хөрмәт итәбез» дип исемләнгән экологик сәяхәт үткәрделәр. Чарада табигать турында, аңа ничек сакчыл карарга һәм аның матурлыгын киләчәк буыннар өчен саклап калырга кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, табигать турындагы әсәрләрне искә төшерделәр.
Шулай ук, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында, балигъ булмаган балалар белән сөйләшү булып узды.