2022 ел Россиядә - Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Халкыбызның күңел бизәкләре буыннан-буынга күчә. Күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, аларны кадерләп саклау һәм хөрмәт итү – безнең бурыч. Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән әдәби танып-белү сәяхәте үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре - чиккән сөлгеләр, кулъяулык, түбәтәй, калфаклар белән таныштырды. Үткән бәйрәм балаларда кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International