Хәтер кичәсе үткәрелде.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыдылар.

Сауш авылы китапханәсендә “У войны не женское лицо” дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.
Китапханәче китап укучыларга ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызлар турында сөйләп, "Җиңү алып килгән хатын-кызлар" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International