Питрау - православие динен тотучыларның иң истәлекле көннәренең берсе.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Питрау ул - җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә: кошлар сайраудан туктый, бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да тереләсең дигән гыйбарәләр яши. Шуңа күрә дә керәшен халкының бәйрәме - Питрау, зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Питрауга кадәр улән шифасы - яаралтай, Питраудан сон тамырда диләр. Шуна курә керәшен халкы, гомер- гомергә Питрау тирәләрендә мунча себеркесе әзерләгән, шифалы уләннәр жыйганнар. 12 июль көнне Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы белән берлектә шифалы уләннәр җыюны оештырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International