Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Закон һәм тәртип " дигән темага сөйләшү үткәрде.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Сүз законны өйрәнү, законга хөрмәт белән карау, җәмәгать урыннарында​ ​ үзеңне тоту, җаваплылык турында барды. Әлеге чараның максаты – балалар арасында​ әхлакый нормалар, тәртип, этикет кагыйдәләрен тагын бер кат искә​ төшерү, аларга нигезләнеп яшәү кирәклеген ныгыту иде.​ Итагатьлелек, тәртип кебек сыйфатлар яшәвебезне уңайлырак, куркынычсызрак итә, кагыйдәләрне белгән кеше һәртөрле ситуациядән низагларсыз чыга ала, кискен хәлләрне йомшарту юлларын белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International