Тыныч илдә яшәгән кешенең генә эше алга бара һәм киләчәге өметле.

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Җир шары болай да пыяла кебек уалырга торган хәзерге заманда, тынычлыктан да кадерлерәк һәм мөһимрәк әйбер юктыр, мөгаен. Әмма соңгы вакытта Украинада барган чуалыш һәм бәрелешләр, ызгыш-талашлар күпләрнең тынычлыгын алды. Китап укучылар белән шулар турында сөйләшү өчен Олы Мәтәскә авылы ктиапханәчесе  10 август көнне“Дуслык белән көчле без” дигән исем белән мәдәни чара үткәрде. Бу чарада югары сыйныф укучылары һәм авыл яшьләре катнаштылар. Алар Украинада барган хәрби  операция турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Бердәм рәвештә “Без тынычлык яклы” дип тәмамланды чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International