Моның өчен китапханәләр мавыктыргыч чаралар кулланып кына калмыйча, материал бирүнең яңа формаларын да эзлиләр. Шундый формаларның берсе - төрле акцияләр уздыру.
13 август көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре – «Китап белән эскәмиядә» акциясе белән урамга чыкты.
Аяз, кояшлы көндә үзең яраткан китапны саф һавада укудан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин, бу бит искиткеч һәм шулкадәр мавыктыргыч! Акциянең төп максаты - балаларны китап укуга җәлеп итү, кычкырып китап уку, балаларны һәм өлкәннәрне китапханәдәге мәгълүмати материаллар белән таныштыру, табигать кочагында китаплар белән фотога төшү иде.